Көлү бик файдалы.Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Кеше бер секунд кына кеткелдәп алса да 1 кило ит ашаганга тиң энергия ала.
1а.б. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
Икесе бергә: Көлегез, көлегез! Файдасы күп- белегез.
Гайбәттән көлә белсен
Тулсын күңел, түгелсен
Көлә алганнар көлсен.
Мескеннәр көлә алмый
Һәр кеше шуны белсен.
Көлегез, көлегез
Файдасы күп- белегез.
Онытмагыз, дуслар, онытмагыз,
Шаярткалап алдап алыгыз.
Ә соңыннан бергә рәхәтләнеп
Күңел ачып көлеп калыгыз.
Язның да үз кызыгы бар-
Кыен түгел аңларга.
Апрельнең бере дә җитте
Рәхәтләнеп алдарга.
1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. 1 апрель- Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр.Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле.
Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә билгеләп узалар.
Англиядә бер- берсенә шаярулы посылкалар җибәрәләр. 1860 елның 1 апрелендә Лондонда бик зур “шаяру була. Әлеге көнне йөзләгән кеше Тауэрда ак арысланнарны юындыру тантанасына чакыру ала. “Апрель җүләрләре” Тауэр капкасы янында иртәдән кичкә кадәр “тантана” башланганын көтәләр. Ниһаять, башларына барып җитә: шаяртканнар икән.
Франциядә берәр кешенең аркасына сиздермичә генә кәгазь балык эләктереп куялар.
Австралиядә көнне кычкырып көлүдән башлыйлар. Иртән иртүк радиодан
кукумарра дигән кошның кычкыруы язылган пленканы куялар. Аның тавышы бертуктаусыз көлүгә ошаган.
Германия һәм Австриядә 1 апрельне уңышсыз көн дип санаганнар.Имеш бу көндә туган кешенең тормышы барып чыкмый. Авылларда яңа эш башламаганнар, көтүне дә кумаганнар.Өлкәннәр һәм бала-чагалар бер- берсен үти алмаслык йомышлар кушып алдалаганнар.
Хәзер дә Россиядә бу бәйрәмне яраталар. “Юмор һәм көлүнең башкаласы” дип Одесса шәһәрен саныйлар. Анда ел саен 1 апрельдә Юморина бәйрәмен үткәрәләр.
Хәзер бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин, Алдар кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган.
Җыр “Көләсе килеп тора”
Нинди матур көн бүген
Көләсе килеп тора.
Минем көлгәнне күреп,
Кояш та көлеп тора.
Кушымта:
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Көләсе килеп тора.
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Хи-хи-хи, ха-ха-ха.
Кояшка карап бөтен,
Гөлләр дә көлеп тора.
Алар да көннең матур,
Икәнен белеп тора.
Бакчада гөлләремнән
Хуш ис бөркелеп тора.
Мин үстергән гөлләр дип
Бар кеше белеп тора.