Хөрмәтле Серина Бариевна!
Сез кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, 60 яшь тулган көнегез белән тәбриклибез!
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүегез сезне ифрат зур бәхетле итә.
60 ел эчендә Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар күтәреп узгансыз, газаплар кичергәнсез, сынмагансыз, сыгылмагансыз, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасыз. Ходай Тәгалә сезнең шул бәхетләрегезгә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларыгыз кабул ителеп, гомер дәфтәрегез буенча, җәннәтләрдә булырга язсын. Иң изге ихлас теләкләребез белән сезне котлап:
Шланга авыл җирлеге башлыгы
Альберт Мухарямов.