Нәүрүз - фарсыча "Яңа көн" дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм
- Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга 21 - 22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала
Ач ишегең керәбез,
Хәер - дога кылабыз,
Аш - сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!