Чыршы бәйрәме

2 января 2013 г., среда
31 нче декабрь көнне Шланга авылында чыршы бәйрәме булып үтте. Кыш бабай, кар кызы белән берлектә урамнарда бизәлгән чыршыларга урынннар билгеләнде. Беренче урынга 11 сыйныф укучылары бизәгән чыршы лаек дип табылды, ул чыршы янында хәттә кайнар коймаклардан да авыз итеп була иде. Бәйрәм яңа ачылган мәдәният йортында дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Мухаметзянов Ирек Вазых улы халыкка яңа ел теләкләрен җиткерде, үзешчән сәнгать коллективы халыкка зур концерт тәкъдим итте, кызыклы күренешләр, лоторея уеннары үткәрелде. Яңа ел белән дуслар!
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International