2013 нче елның 4 нче февралендә Шланга авылында халык җыены булып үтте. Җыенда район оешмаларыннан вәкилләр, җыен башланганчы гражданнарны кабул итеп, аларның кызыксынган сорауларына җавап бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы, полициянең участок инспекторы 2012 нче елда эшләгән эшлэренә отчет тоттылар. Җыен барышында бирелгән сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алиуллов Шәүкәт Ахметсафа улы җавап бирде.