Көрәш

18 марта 2013 г., понедельник
16 март көнне Шланга авылында күп мәртәбә сабан туй батыры, Якупов Рөстәм Гали улы хөрмәтенә  карата  татар-башкорт көрәше буенча 1995 -2000 елларда туган яшьләр арасында бәйге үткәрелде. Бәйгегә 10 команды чакырылган иде, шулардан Иске Кәкерле, Каракитә һәм Шланга  командалары катнашты. Шулай ук бэйгедәЯкупов Рөстәм Гали улы, Кече Чынлы авылыннан күп мәртәбәләр Сабан туй батыры Хуснутдинов Мәсгүт ага, балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры Хрисанов Николай Иванович катнаштылар. Бәйге Бердәм Россия  партиясе лозунгы астында үтте. Командалар  арасындагы ярышта  1 нче урынга Шланга авылы, 2 нче урынга Каракитә, 3 нче урынга Иске Кәкерле авылы командалары лаек булды.Барлык төр авырлыктагы җиңучеләр грамоталар, медальләр, кубоклар һәм  истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.   
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International