Бенефис Якупой А.А.

5 октября 2013 г., суббота

 04 октября 2013 года в Шланговском СДК состоялся Бенефис Якупой Алсу Алиулловны.

Якупова Алсу Алиулловна 38 лет проработала акушеркой Шланговского фельшерско-акушерского пункта, и всю жизнь оставалась верной Клятве Гиппократа.  Начальник Управления сельского хозяйства и продовольствия  Мухаметзянов Ирек   Вазыхович  поздравил Якупову А.А. и вручил благодарственное письмо Главы Дрожжановского муниципального района А.В.Шадрикова.  Главный врач Дрожжано. вского района Шигабутдинов Ильмас Илалович так же поблагодарил Якупову за многолетний труд в области здовоохранения и вручил благодарственное письмо. Председатель профсоюза от имени членов профсоюза Ахметов Р. поздравил Алсу Алиулловну и вручил памятный подарок. А так же Глава Шланговского сельского поселения А.А.Мухарямов от имени  жителей села Шланга и коллектива исполнительного комитета вручил благодарственное письмо,  памятный подарок и произнес речь с искренными пожеланиями. Учителя и учашейся Шланговской СОШ выступили концертными номерами.  

Моннан 38  ел элек, 17 яшендә сайлаган шәфкать туташы һөнәренә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул. Шушы дәвердә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп, аларны тормышка кайтарган... “Рәхмәт-теләкләрнең  дә иң олысын  сиңа әйтәбез”, дип авыл халкы аны бәйрәме белән котларга килгән иде. 

Әлеге һөнәр иясе булу өчен белем алу гына җитмидер, минемчә. Биредә табигатьтән бирелгән мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар да булырга тиеш. Алсу ханым да нәкъ шундыйлардан. Үзенең олы йөрәгенә кешеләрнең авыруын гына түгел, сызлануын, борчу-хафаларын да сыйдырган, тыңлый һәм аңлый белә торган шәфкать иясе ул.

Адәм баласына авыру  сорап һәм дә  вакытын  билгеләп килми. Тәүлекнең теләсә кайсы чагы булмасын, Алсу авылдашлары янына ашыга. Чөнки авыру бу вакытта бар өметен баглап, аннан  ярдәм көтә.

...Авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган гомер бәйрәме  кичәсе дә–аңа авылдашларының  олы рәхмәтләрен юллавы булды. Бу көнне аңа бары тик  изге теләкләр генә теләнде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов шушы еллар эчендә куйган олы хезмәте өчен рәхмәтләрен һәм хөрмәтен белдерде. Район җитәкчелеге исеменнән, авылдашы буларак та Ирек Мөхәмәтҗанов  күңелендәге эчкерсез рәхмәт сүзләрен әйтте.

38 ел дәвамында иңгә-иң куеп, бергә атлаган авылдашлары, якыннарының хезмәтен, үзен бәяләве ирексездән аның күзләрен чылатты. Укучылар, сәхнәгә котларга дип күтәрелгән һәркемнең теләкләре җырларга, концерт номерларына барып тоташты.

Мәктәп директоры Фәрит Нәүметов  шигъри юлларын да укып үтте:

–Ап-ак халат өсләреңдә,

Йөзләреңә суккан яктысы.

Күзләреңнән сүрелмәсен мәңге,

Яшьнәп яшәү, бәхет   чаткысы.

...Төнлә килеп, капка  шакыгачтын,

Бүлмәңә син ут аласың.

Тиз-тиз чыгып, сумкаң асып,

Бездән алда, аннан,  чабасың.

Кешеләргә иткән изгелегең өчен

Ходай бирсен сиңа  игелек.

Гомерләрең булсын озын,  сәламәт бул,

Бәхетләрең булсын мәңгелек.

Дөньяны  матурлык коткара диләр, ә кешелекне–шәфкатьлелек яшәтәдер. Гомер дәвамында игелек, шәфкатьлелек нуры чәчкән Алсу Якупованың да кешелекнең яшәешен саклауда олы өлеше бар.




                                                                     


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International