–Ферма бинасын төзер алдыннан бөтен республиканы, барлык гаилә фермаларын әйләнеп чыктым. Үземә кирәк дип тапканнарны төзелештә кулландым, чыгымнарны экономияләү ягын карадым. Чөнки бирелгән 2,5 млн. сумга гына барлык эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Әле бит сыерлар өчен азык-төлек бинасы төзисе бар, тагын да эшлиселәр байтак,- ди фермер.
Булачак ферма 50 баш сыерга исәпләнгән. Беренче эш итеп, алар кое казыганнар. Биредә яңа яшь бозауларны кертү, сөт саклау, хәтта, эш бүлмәсенә дә урын табылган. Төзелеш эшләре бүгенге заман технологиясен кулланып тормышка ашырылган. Бу хакта Заһид Мәхмүтов шаяртып, җил-давыл була калганда да, бинаның стеналары гына ишеләчәк, ди. Киләсе елда бинаны тышкы яктан да җылытмакчылар. Мәхмүтовларның 16 гектар җире бар, әмма бу гына аз. Сыерлар кайткач, әлбәттә, җирләрне арттырырга кирәк булыр, диләр.
Хуҗа кеше бик зур хыяллар белән яши. Киләчәктә сөт продукциясе җитештерү өлкәсендә дә үзен сынап карамакчы.
Мондый эшләрне башкару өчен рухи яктан да әзерлек сорала, әлбәттә. Икътисадны да исәпләргә, игенче дә, терлекче дә, хуҗа да булырга кирәк.
Мәхмүтовлар гаиләдә ике балага гомер биргәннәр, алар бүген әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр. Тормыш иптәше Гөлсем ханым да шушы авылдан, ул китапханәдә эшләгән. Әле дә үз хуҗалыкларында күпләп терлек асрыйлар.
53 яшьлек Заһид Мәхмүтовны, аның сыерлар, бозаулар хакында сөйләгәнен көннәр буе тыңлап утырырга мөмкин. Шушы яшенә җитеп, язмыш аны ничек кенә сынамаган. Ул ферма мөдире дә, хуҗалык рәисе дә, хәтта Мәскәүләргә кадәр барып, 2 ел пешекче дә булып эшләгән. Әмма терлекчелек белән шөгыльләнүдән дә якынрак һөнәрне тапмаган.
–Җирдә үзеңнән соң эз калдыру мөһим. Минем дәвамчыларым булып оныклар үсеп килә. Авыр, әлбәттә. Әмма уңышка ирешү беркайчан җиңел була алмый. Су тамчысын гына карагыз, бер-бер тама, шулай да әкрен генә савытны тутыра. Эшләгән кешегә авылда да җырлап гомер итәргә була. Мин җиргә бөрегеп үскән, шунда балачагым, яшьлегем үткән, икмәк үстергән, мал-туар арасында кайнашкан, бар хезмәтне үз кулларым белән башкарып, җитештергән продукциянең тәмен татыган кешемен, шуңа да шәһәргә китү турында уйлаганым да булмады,-ди ул.