80 яшьлек юбилее белән.......

19 ноября 2013 г., вторник
80 яшьлек юбилее белән.......
Авылыбызның абруйлы кешесе озак еллар Шланга урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы, "РСФСРның халык Мәгариф отличнигы" Алиева Рушания апа Зиатдин кызына 15 ноябрьдә 80 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән аны Шланга авыл җирлеге башлыгы Альберт Мухарямов, мәктәп директоры Фәрит Науметов, мәдәният йорты директоры Рифкать Мухаметшин өенә барып тәбрик иттеләр....

Гомерләр – мизгел генә........

Гомерләр – мизгел генә, аның һәр минутының кадерен белеп яшәргә кирәк, дип җырлыйлар. Әйе, үткәннәргә борылып карасаң, исең китмәле. Яшьлек эзләре кайда калган да, әле язмыш тагын нинди сукмаклардан атлатыр үзенең баласын. Тормыш юлындагы сынауларны горур үтеп, сабырлыклары белән үрнәк булганнар зур ихтирамга лаек. Рушания апа Зиятдин кызы – әнә шундыйлардан.

 Авылыбызның абруйлы кешесе озак еллар Шланга урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы, "РСФСРның халык Мәгариф отличнигы" Алиева Рушания апа Зиатдин кызына 15 ноябрьдә 80 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән аны Шланга авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрәмов, мәктәп директоры Фәрит Нәумәтов, мәдәният йорты директоры Рифкать Мөхәммәтшин, укыткан укучылары Альберт Мөшәрәпов, Дамир Шәрәев өенә барып тәбрик иттеләр.                                                          

    Ул 1933 елның 15 нояберендә Шланга авылында дөньяга аваз сала. 1941 елның 1 сентябрендә 1 нче класска укырга керә, 48 елда 7нче классны тәмамлый.  1949 елны Төрекмәнстанның Чарджау шәhәрендәге пед. училишега укырга керә. 53 елда тәмамлап туган авылына кайтып 1990 елга кадәр Шланга урта мәктәбендә башлангыч классларны укыта. 20 елдан артык мәктәпнең профком оешмасын җитәкли.                                                                                                                                                                               Укучылары hәрберсе тормышта үз урынын тапкан, инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган. Шунысы сөенечле, берсе дә югалып калмаган: терлекче, пешекче, нефтьче, укытучы, шәфкать туташлары, хуҗабикәләр, умартачы, җитәкчеләр, көрәшчеләр чыккан алар арасыннан.

  Хезмәтенә күрә хөрмәтен дә алып, дәрәҗәле – “РСФСР ның Халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәт ветераны”,                      юбилей медальләре, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Өлкән яшьтә булуына карамастан hәркайсыбызның тормышы турында сорашып, безнең өчен сөенеп утырды. Аның акыллы киңәшләре безгә әле хәзер дә ярдәм итә. Ул безнең өчен таләпчән, балаларны яратучы укытучы гына түгел, ә ачык йөзле, киң күңелле әни дә иде.

Кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, ул ярдәмгә килергә әзер торыр, үз фикерен әйтер, бервакыт та кыен хәлдә калдырмас. Кешелеклелек, ягымлылык, сабырлык, юмартлык кебек сыйфатларын да үзеңә өлге итеп алырлык.

Лаеклы ялда булуына карамастан, бергә эшләгән хезмәттәшләре хөрмәт итә үзен, дуслары – ышанычлы. Әнисеннән күчкән аш-суга осталыгы аның табыннары муллыгында күренә. Шәригать кушканча, булганына шөкерана кылып яши белә ул. Киләчәктә дә сыйлы тормышта балалар, оныклар куанычы белән, якыннарыгызның ихтирамын тоеп, сау-сәламәт, бәхетле гомер кичерергә язсын Сезгә!  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International