Шланга урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Методик эшчәнлекнең темасы : “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә үстерешле технологияләрне куллану үзенчәлекләре”. Утырыш темасы кысаларында , 8,11 сыйныфларда татар әдәбиятыннан ачык дәресләр каралды (укытучылар: Бадгутдинова Танзания Ф. , Мухаметзянова Л.Ф.). Дәресләрдә үстерешле технологияләрне куллану максат итеп куелган иде. Дәресләр югары бәяләнде. “Изге җанлы , газиз әниләр” темасына класстан тыш чара үткәрелде. Соңыннан, мәгариф бүлеге методисты Мөдәррисова Резедә Рәүф кызы яңалыклар белән таныштырды. Утырыш бик нәтиҗәле булды.
Шул ук вакытта , мәгариф бүлеге методистлары, ИМЦ директоры Антипова Светлана Владимировна җитәкчелегендә укытучы предметникларның дәресләрен өйрәнделәр, үстерешле технологияләрнең куллану нәтиҗәлелеген бәяләделәр.
