Шланга авылы турында җыр язылачак......

19 декабря 2013 г., четверг
Шланга авылы турында җыр язылачак......
 Текстын тәгъдим итәбез!!!

Шлангам синдә язмышым...

Авторы: Дамир Әхмәтҗанов.

Музыкасы: Нияз Җәләлов.

 

Урман куенына сыенып,

Урнашкан безнең авыл.

Монда минем төп нигезем,

Онытылмас сөю назым..

 

Кушымта:

Шланга урманы куе,

Аланында җир-җиләк.

Саф һавасы,тәмле суы,

Җаннарга бирә сихәт...

 

Ата-бабам иген иккән,

Кырларың дәрья сыман.

Синдә генә күңелемдә,

Олы бәхетне тоям.

 

Кушымта:

Урман өстенә җәелгән,

Болыттай күксел томан.

Шлангам синнән аерылып,

Бер көн торалмам сыман...

 

Яланаяк уйнап үскән,

Комлыгың җанга якын.

Синдә үтте яшьлек елларым,

Атты синдә сөю таңым.                                                                                                        

Кушымта:

Урман-суларың калдырып,

Юк минем китәчәгем.

Шлангам синдә язмышым,

Үткәнем,киләчәгем.





ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International