Официальный Татарстан
Раис РТ
Государственный Совет РТ
Правительство РТ
Госуслуги
Города и районы РТ
рус
тат
eng
Шланговское сельское поселение
рус
тат
eng
О поселении
ИСТОРИЯ ПОСЕЛЕНИЯ
ОРГАНЫ МЕСТНОГО САМОУПРАВЛЕНИЯ
Депутаты Совета поселения
Жизнь района
Бюджет
Исполнение бюджета
Реестр заказов
Государственная и муниципальная услуга
Территориальное планирование
Антитеррористическая деятельность
Противодействие коррупции
САМООБЛОЖЕНИЕ
Сведения о доходах
Сведений об адресах сайтов и (или) страниц сайтов в информационно-телекоммуникационной сети «Интернет»,
Информация о содержании и о количестве муниципальных должностей и служащих
Услуги СП
Нотариат
Защита от ЧС
Административные регламенты
Реестр улиц
Специальная оценка условий труда
Муниципальный контроль
Предпринимательство
У войны не женское лицо
75 лет победы
Правила землепользования и застройки
Анализ питьевой воды
Депутаты Совета Шланговского сельского поселения четвертого созыва
Документы
Муниципальная служба
Положения
Постановления Главы сельского поселения
Постановления Исполнительного комитета
Реестры НПА
Решения
Изменения в Устав сельского поселения
Устав Шланговского сельского поселения Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
ПРЕСС-СЛУЖБА
Лента новостей
Отчет о деятельности
Фоторепортажи
Обращения и прием граждан
БЕСПЛАТНАЯ ЮРИДИЧЕСКАЯ ПОМОЩЬ
ЗАКОНЫ И ПОЛОЖЕНИЯ
ИНТЕРНЕТ - ПРИЕМНАЯ
ОБЗОР ОБРАЩЕНИЙ ГРАЖДАН
ПОРЯДОК И ВРЕМЯ ПРИЁМА ГРАЖДАН
ЧАСТО ЗАДАВАЕМЫЕ ВОПРОСЫ
Обратная связь
Ваше мнение
Контактная информация
Номера телефонов «Горячей линии»
Поддержка сайта
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Шланговское сельское поселение
Доклад Главы Шланговского СП .................
5 февраля 2014 г., среда
Хөрмәтле президиум, хөрмәтле авылдашлар!
Ел саен районның һәр авылында авыл җирлеге , участок уполномоченные , авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре ел дәвамында эшләгән эшләренә халык алдында отчет ясый.
Без бүген үткән 2013 елга анализ, 2014 елга йөкләмәләрне барлап үтәчәкбез.
Показать полностью..
Шланга авылында барлыгы 270 йорт: буш йортлар – 54, 216 йортта 711 кеше яши, эшкә сәләтле 359, шуның 100 се авылда эшлиләр, 90 кеше читтә эшләп тормыш алып баралар. 191 пенсионер, 14 се бүгенгсе көндә эшләп йөриләр. Мәктәптә 111 бала белем ала: шуларның 102се шланга балалары, 9 бала Татар Төкесеннән килеп укыйлар. Мәктәпкәчә 51 бала: шуларның 31е балалар бакчасында тәрбияләнә. Яшьләрдән югары hәм урта уку йортында 37 студент; 8 бала районда техникум отраслевых технолгий да белем алалар. 2013 елда 5 бала туды, 12 кеше үлеп киттеләр. Демография хәле безнең өчен дә проблемага әверелеп бара. Авылдан укырга киткән егет-кызларыбыз киредән авылга төпләнмәү ягын карыйлар. Авылда, районыбызда яшәү өчен хәзер яшьләргә барлык шартлар да тудырыла.
Авыл халкына балалар бакчасы, мәктәп, мед. пункт, почта, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, 4 кибет хезмәт күрсәтә. Көнкүрешләрен алып бару өчен авыл халкы терлекчелек, бакчачылык белән шөгелләнә. Халыкның яшәү рәвешен яңа транспорт чаралары алу да ачык раслый.Барлыгы 211 хуҗалыкка 227 автотранспорт исәпләнә, шулардан: УАЗ – 69, такторлар – 26, йөк автомоб. – 9, җиңел авто -123, шуларның -25 чит ил авто. Бу – һәр гаиләгә 1,1 автомобиль туры килә дигән сүз.
Соңгы 3 елда авылда терлек саны артып китте. Эре мөгезле 502 баш терлек, ләкин бу әле төгәл сан түгел , 1 январга бары 224 сыерны гына төгәл әйтә алабыз. Белгәнебезчә дәүләтебез сыерлар санын югалтмас өчен бер сыер башына 2000 сум күләмендә субсидия дә бирде. Безнең авылга 208 сыерга 416 мең сум . 2013 елда 13 хуҗалык 3 млн. 566 мең ЛПХ кредит алып, йорт җирләрен яңарттты, димәк бездә халыкның йорт җирләре дә начар дип әйтеп булмый. 2013 елда авыл җирлеге Советының 11 утырышында 26 мәсьәлә каралды. Тулаем алганда авыл җирлегенә 790 кеше , шуларның 573 төрле белешмәләр өчен, 60 хуҗалык кенәгәсеннән күчерелмә, 14 характеристика, 88 авыл җирлеге башлыгына, 52 башкарма секретарга мөрәҗәгать итте. Авыл җирлегенә 188 документ кергән, 134 документка җавап бирелгән. Безнең авыл җирлеге Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә актив катнашты. Районда үткән барлык чараларда да катнашып киләбез! 2013 ел бюджет үтәлешенә килгәндә, ул 3 млн 458 мең итеп үтәлде. Болар: җир налогы- 426,9 мең, шәхси милеккә налог- 72,9 мең. физик затлардан җыела торган налог- 165,9 мең һәм башкалар. Шунын өстенә тагын Республика hәм район бюджетыннан 5,5 млн: 2.5 млн гаилә фермасына, 869 мең мәктәпкә яңа сан. узелларга Республика бюджетыннан бирелде. Район бюджетыннан: авыл Советы бинасын ремонтларга 363 мең, мәдәният йорты тирәсен төзекләндерүгә 255 мең, юлларга ташка 189 мең, мәктәп спортзалы түбәсен ябу 919 мең, 5 линия урам утлары кую 282 мең сум.
2013 елга куелган бурычларны үтәүгә килгәндә иң авыры юллар проблемасы булды, туктаусыз яңгырлар явуга да карамастан Партизан, Ленин урамының яртысы, түбән очның үзәк юлына городише карьерыннан таш җәелде. Хисамов Равиллар янындагы трубаны тәртипләп, казып алып, чыстартып урынына куелды, авылнын 4 тән 3 өлешендә урам утлары куелды, быел югары очка куеп бетерәбез. Мәдәният йортының тирә-ягын рәшәткә белән тотып алынды, агачлар утыртылды, зирәт өстендә корыган агачларны кисеп җыештыру буенча өмәләр оештырылды, аръякка чыга торган Карл Маркс урамындагы күпернең өсте ремонтланды. Авыл җирлеге Советы бинасына ремонт ясалып, авылның үзәгенә күчерелде, халык өчен бик уңайлы булды. Мәктәбебезнең спортзалы түбәсе ябылды, балаларга бөтен уңайлыклары булган җылы бәдрәфләр, яңа санузеллар куелды. Тик безне борчыган спортзал проблемасы моның белән генә бетмәде шул. Хәзер аның эчке ягына косметик ремонтта кирәк булачак. Югарыда әйтеп үтелгәннәрне башкару өчен финанс чыгымнары таләп ителде. Без үзебез генә башкарып чыга алмадык билгеле. Районыбызның җитәкчесе Шадриков Александр Валерьевичка исәнле-саулык, авыр һәм дә мактаулы эшендә уңышлар, иминлек телибез. Үткән елдагы куелган бурычларны башкарып чыгуда зур ярдәм күрсәткәне өчен.
Республикада бүген авылны төргезү уңаеннан күп кенә программалар эшләп килә:
Авыл җирендә хуҗалык итүнең кече формаларын булдыру, эшмәкәрлекне үстерү программалары нигезендә авылыбызда гомер кичерүче Заһид Мәхмүтов агымдагы елда “Гаилә фермасы” программасында катнашып, грант отты. Бүгенге көндә менә дигән гаилә фермасы төзелде. Авылны килеп керүгә, шушы мәһабәт бина каршылый. Аның территориясе 1 гектарга якын җирне били. Шунда 60 метр озынлыкта, 12 метр киңлектә булачак сыерлар фермасы урын алган. Әлегә эшнең 75 проценты үтәлгән. Бирелгән 2,5 млн. сумга гына барлык эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Әле бит сыерлар өчен азык-төлек бинасы төзисе бар, тагын да эшлиселәр байтак,- ди фермер. Булачак ферма 50 баш сыерга исәпләнгән. Тагын төзү өчен дә мөмкинлекләр бар! Моның өчен теләк кенә кирәк!
Сөт җыю буенча да проблемалар юк түгел, кайсы бер иптәшләр су кушып саталар бу сөтнең майлылыгын киметә, әлбәттә бәяләр дә төшә инде.
“Лизинг-грант” программасына кергән бер генә граждан булмау борчу тудыра. Март аенда старт алган бу программада катнашуыгызны сорап калам.
Грант - лизинг, бу программа нигезендә, үзенең бизнес планын төзеп администрациянең экономика бүлегенә мөрәҗәгат итеп, шушы планны яклап авыл хуҗалыгы техникасы, төрле кирәк яраклар алырга мөмкин.
Яшь гаиләләрнең ихтыяр көче җитеп бетми бүгенгә. “Күз курка, кул эшли” - ди татар халкы. Айзятов Фиркать эшен башлаганда да борчылгандыр, хәзер пилорамма яны буш булганы юк. Хуҗалыкка кирәк булган саен 1-2 баш кына булса да такта ярдырып алу биктә җайлы инде.
Шулай ук үз эшен булдыру яки самозанятость буенча Махмутов Радик гаиләсенә 120 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде. Алар “Тайга” такта яру өчен пилорамасы алып куеп бүгенгесе көндә эшлиләр.
Авылда 2 сугыш ветераны калды, балалары булмаган 6 әбиебез бар, аларга 1 социаль хезмәткәр Юмангулова Гелфия хезмәт күрсәтә. Тулаем алганда сугыш ветераннары хәм аларның тыл хатыннары тиешле торак мәйданнары белән тәимин ителделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан оештыру комиссиясе дә төзелде. Шулай ук районнан югары орган вәкилләре
Үткән ел белгәнебезчә Республикада экологик культура елы буларак үтте. Без үткән ел белән генә түгел хәр елны үзебезне җаваплы итеп тойсак иде. Сездән дә чүпне елгаларга, уй-сулыкларга ташламауны сорыйм. Комиссия елдагыдан да катырак булачак, правила благоустройство бар, штрафлары зур. Һәр ел яз башында прокуратурадан тикшерү килеп, чисталыкны тикшереп торалар. Тиешсез ташланган мусорны безнең хезмәткәрләр җыярга тиешме?. “Мусор ташлау тыела” дигән язу тактасы да элеп бетереп булмый. Чисталыкны барыбызда ярата, хәттә шул ук чүп ташлаучыларда. Билгеле чисталык булдыру һәрберебезнең бурычы, аның белән кешенең, авыл җирлегендә яшәүче барыбызның да нинди тәрбия алуыбыз чагыла. Ата-ана, мәктәп, сатучылар, һәрберебез яшьләргә тирә-юньне саклау, киләчәк буынга нинди экология калдыруыбызны аңларга тиешбез.
Инде хәл итәсе яклар турында сүз чыккан икән, шуны да әйтәсе килә: кайбер авылдашлар авылны, нигезләрен тәртиптә, чиста тотуда битарафлык күрсәтәләр. Капка төбе, бакча артлары, ихата кырыйлары чүп үләнгә батып утырган шәхси хуҗалыклар бар. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, хуҗаның да нинди булуы ихатасыннан күренеп тора. Җанны телгәләгән тагын бер тәртипсезлек – малларны теләсә кайда йөртү. Сарыклар да иркендә йөри. Бу бернинди законга сыя торган эш түгел. Авылны үстерү, яшәртүне һәркем изге бурычы итеп тойсын иде. Бу жирдә без бары кунак кына, димәк, тыйнак булыйк, аңлы булыйк!
Авыл җирлеге мәктәп коллективы белән тогыз элемтәдә торып, бер - берсе белән ярдәмләшеп эшләп, барлык чараларны да бергә үткәрергә торыша. Студентлар белән очрашу булсынмы, ата –аналар җыелышлары, иҗат концертлары.... Моның өчен мәктәп директорына, Фәрит Фәзлетдинович җитәкләгән коллективкаа рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Почта хезмәткәрләре халыкка газет - җурналларны, пенсия, пособияләрне хәзер инде вакытында китереп тора. Үзегез беләсез бик авыр проблемалар килеп чыккан иде. Барысыда җыйлашып китте. Халык та бик кәнәгать. Авыл халкы утка, газга, телефонга, кредитларны монда түлиләр. Шул ук вакытта халыкка кирәкле көн күреш товарларыда тараталар һәм бу халык өчен бик җайлы. Киләчәктә газета- җурналларга язылу планнарын үтәрләр дип ышанып калам.
Барлыгы авыл җирлеге буенча 50 йортка чыбыклы телефон кергән, хәрбер йортта кәрәзле телефон, интернет челтәренә тоташкан, күп йортлар кабелле телеведениедән файдалана, алар барысы да эзлексез эшләп тора. Авария булган очракларда килеп төзәтәләр. Шушы оешмаларга рәхмәтебезне белдерәбез.
ФАПлар эшчәнлегенә килгәндә, яшь кадрларыбыз үзләренең вазыйфаларын башкарып барырга тырышалар. Халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтеп, инвалидларга ташламалы даруларны вакытында кайтарып торалар. Халыкны флюораграфия үткәрүдә актив эшләделәр. 140 кеше план буенча диспансеризация үтте, хәр елны донорчыларыбыз кан бирергә бара. Үз вакытында тикшерелү – ул авыруны иртә ачыклау һәм сәламәтләнүгә беренче адым булып тора. Беренче медицина ярдәме күрсәтү бригадаларыда вакытында килеп җитеп, авыруга кирәкле ярдәм итәргә бик теләп булышалар.
Шулай ук участок табибы график буенча авылга килеп халыкны кабул итәләр, күрсәтмәләр бирәләр. Моның өчен район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә һәм коллективына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Үткән ел авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтүдә район кулланучылар җәмгыятенең бер кибете өч шәхси кибет эшләде. Халыкка кирәкле көнкүреш товарларын вакытында кайтарып торалар. Без алар белән бик тыгыз элемтәдә хәрвакыт очрашып торабыз. Быел шәхси эшмәкәрләргә шундый задание куеп кибет тирә якларын матураетып яшелләндерү сорала. Шулай ук үткәрелгән чараларда да активрак катнашып ярдәм итүләрен сорыйм.
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм үзенчәлекле тармак. Үткән ел Мәдәният министры Сибагатуллин Айрат Минемуллович та безнең авыл мәдәният йортында булып китте.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Авылда Яңа елны каршылау, Җиңү көнен, өлкәннәр көнен , әниләр бәйрәмен үткәрү бөтен бәйрәмнәр дә зур оешканлык белән үтә.
Күп кенә үзешчән артистларыбыз республика, зона ярышларында һәм бәйгеләрендә беренче һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
2013 ел башында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан матди-техник базаны ныгыту өчен 150 мең сум сертификатка ия булдык.
Барлыгы мәдәният өлкәсендә 3 кеше эшли, шуларның 2 се мәдәният йортында, 1 се китапханәдә. Авылның яше-карты катнашында концертлар, бәйрәмнәр оештырылды, янып көеп олы яшьтәге апаларыбыз, мәктәп коллективы, Ольга Ефремова җитәкчелегендәге балаларның биюләрен зал тында алмыйча карады. Авыл халкы сәнгатне ярата, безнең авыл бигрәк тә. Клуб мәктәп бинасының спорт залына вакытлыча дип күчерелеп 7-8 ел үтте, анда условияләр башкача, сез аны үзегез күрдегез. Авыл халкы яхшы концертларны видео, телевидение аша карады, районга күбрәк яшьләр йөрде. Ә инде үткән елга килсәк безнең мәдәният йортына профессионал Казан артистлары да бик ешладылар. Үзебездә тик тормадык: Ульяновск шәхәрендә “Язгы моңнар” фестивалендә 1 дәрәҗә урыннар, “Созвездие Йолдызлык 2013” катнашып махсус призга ия булдык, Казанда узган Универсиада “Сабантуенда” шулай ук төзучеләр сабантуенда да бик актив катнаштык. Ел ахырында Буа мәдәният йортыннан үзешчән артистлар белән “Дуслар очраша” дигән зур мәдәни чара булды. Безең мәдәният йортының бию коллективы “халык” исеменә лаек булды. Уңышлар аларга!
Проблемалар да юк түгел: беренчедән урыннарда уздырыла торган мәдәни чараларның сыйфатын яхшыртасы, аларга йөрүче халыкның санын арттырасы бар.
Икенчесе - авыл балаларына сәнгать, музыка өлкәсендә белем алырга мөмкинлекләр тудыру өчен Шланга филиалын ачу. Моның өчен мәктәпне яшь кадрлар белән тәэмин итү өстендә эш алып барып һәм кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк.
Авылыбызда мәчет эшләп килә. Булган бөтен дини бәйрәмнәрне, дини йолаларны башкарып баралар. Җомагга йөрүче иптәшләрнең саны үткән ел белән чагыштырганда кими бара. Үткән ел корбан гаете бәйрәмендә районыбыз җитәкчеседә килеп котлап китте. Чын күңелдән авыл картлары исеменнән имамыбыз Иршат Айзятов олы рәхмәтләрен сезгә җиткерергә кушты. Шулай ук хәр пәнҗешәмбе Нурлидә Сагдеева дини дәресләр оештыра, хатын –кызларыбыз, әбиләр бик теләп йөри. Бу куанычлы хәл.
Ветеринария хезмәткәрләре дә елга берничә тапкыр авылларда булган терлекләргә төрле ветеринар чаралар үткәрәләр. Бөтен кешеләр дә үзләренең сыерларын вакытында анализга алып килмиләр, ветеринария таләпләрен үтәмәгән очраклар була. Киләчәктә бу таләпләрне үтәргә кирәк.
Юлларга килгәндә, агрофирма һәм шәхси техникалары булучылар белән ел әйләнәсендә юлларны тигезләп, кардан арчып торырга тырышабыз. Мин бигрәктә Азмуханов Шәүкәткә, Сафин Хайдәргә, Миннебаев Фәриткә, Бакиров Раниска, Мухаметзянов Илдарга , Маллямов Данилга, Махмутов Сагитка, Якупов Иреккә бик зур рәхмәтләремне әйтер идем.
Спорт өлкәсенә килсәк үткән ел авыл җирлеге башлыгы Ирек Вазыйх улы март аенда район күләмендә зур көрәш оештырган иде.
Бүгенге көндә яшьләр өчен мәктәпнең спорт залы көрәш мәйданында 15 ләп бала көрәш алымнарына өйрәнә, тәрбияләнә, чыныгу ала. Район мероприятияләрендә актив катнашып киләләр.
Соңгы вакытларда күреп ишетеп беләбез терроризм, экстремизм афәте киң тарала, авылда да бик сак уяу булсак иде. Чит машиналар, ят кешеләрне күргән очракта тиз арада хәбәр итүегезне сорыйм.
2014 елда торган бурычларга килгәндә иң авыры юллар проблемасы, бу проблеманы хәл итү юлы да бар бит хөкүмәтебез хәр җыйган 100 мең сумга тагын 400 мең өсти бу әлбәттә зур ярдәм. Без халыктан самоблажение җыяр өчен тиз арада референдум үткәрергә тиешбез.
Зирәт өстендә корыган агачларны кисеп быел җыештырып бетерү буенча өмәләр оештырырга, югары очка урам утларын куеп бетерү, авыл советы бинасы алдын рәшәткә белән әйләндерү, майның унбише бәйрәмен оештыру, Совет урамындагы аръякка чыга торган үзәк күперне ничек тә булса ясау бурычы. Аны хәр елны диярлек ремонтлап торып та булмый, җире дә ишелеп килә, шуның өчен зур трубалар куеп таш җәеп ясап башкарып чыгуда ярдәм сорап калабыз.
Шулай ук алда безне сайлаулар көтә. Быел Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Барыгызда актив катнашып үз тавышыгызны бирерсез дип ышанам.
Сүземнең ахрында шуны әйтер идем, бүген авыл кешесе өчен кирәк булган районның бөтен хезмәткәрләре: пенсия фонды белгечләре, социаль яклау хезмәткәрләре, саклау банкы вәкилләре, район почта, электр элемтәсе узеллары хезмәткәрләре үз тармаклары буенча эш алып бардылар. Һәрберегез үзегезне кызыксындырган сораулар буенча аларга турыдан- туры мөрәҗәгать итә алдыгыз. Аларга сезнең исемнән зур рәхмәт.
Ни генә дисәк тә, соңгы елларда авыл кешесе үзе дә, шунда туып, бүгенгесе көндә аннан читтә яшәгән дә, туган ягы проблемаларын хәл итүгә алына башлады. Күп кенә авылларда шунда яшәүчеләрнең үз көчләре белән, кемнең хәленнән күпме килгән кадәр акчалар җыешып, урам юлларын тигезләү, күперләр төзекләндерү кебек күркәм күренешләр тормышыбызда торган саен үз урынын таба. Ранис Бакировның гына да юл, күпер төзү өчен тоткан чыгымнары 105 мең сумга җыела. Башка авылдашларны да санап китсәк бик күпкә җыела. Район газетасында, интернет -сайтларда бөтенегез дә бар, рәхмәт сезгә. Авылыбызда исә киләчәктә дә авылның үз йөзен матурлаучылар тагын да күп булсын иде.
Буген авыл чыннан да ярдәмгә мохтаж. Авылны хәрвакытта да үз итеп, якын итеп карарга, ана булышып яшәргә кирәк!
Узган ел яулаган үрләребез безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе булып тора. Әмма, шул ук вакытта, без һич тә канәгатьләнү хисе кичерергә тиеш түгел. Алда безне яңа проблемалар, катлаулы бурычлар көтә. Бердәм, тату булып, уртак максат куеп эшләгәндә куелган актуаль бурычларны тормышка ашырырга безнең авыл халкы сәләтле дип, бүгенге халык җыенында катнашучыларны ышандырып калам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Оценить материал и/или оставить мнение
Поделиться:
ЧИТАТЬ ВСЕ НОВОСТИ
ПОСЛЕДНИЕ НОВОСТИ
3
февраля 2026 г.
награждение повара Шланговского детского сада
30
января 2026 г.
Собрание граждан
Сегодня, то есть 30 января ...
29
января 2026 г.
Информационный час
26
января 2026 г.
Призер на региональном Олимпиаде
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER