Игелек марафонында катнаштык.......
Кичә Чүпрәледә Ана скульптурасын урнаштыруга акча җыю максатыннан игелек марафоны узды. Шланга авыл җирлеге дә әлеге марафонда актив катнашты. Авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы җитәкчеләре үзләреннән акчалата ярдәм иттеләр. Мәктәпнең технология укытучысы Алимов Фәрит үзенең кул эшләнмәләрен тәгъдим итте.
Шланга урта мәктәп директоры Фәрит Науметов та сәхнәгә чыгып сөйләп игелек кылырга чакырды. Әниләр хакында олы сүзләрен әйтеп, шигырь юлларын укыды. Үзеннән акчалата ярдәм дә күрсәтте.


Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Мушарапов Альберт әниләргә багышлап "Әнкәмнең догалары" исемле җыр башкарды.
.jpg)
Скульптураны ясау өчен акча җыю дәвам итә. Үзеннән әлеге игелекле эшкә өлеш кертергә теләүчеләр “Игелек” хәйрия фондының исәп-хисап счетына акча күчерә алалар:
Банк получателя – отделение №8610 Сбербанка России г. Казань
БИК банка получателя – 049205603
сч. банка получателя – 30101810600000000603
сч. получателя – 40703810162250006303
получатель – местный общественный фонд «Благодарение» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
ИНН получателя – 1617004783