Шланга авыл мәдәният йортында "Ягез әле , егетләр!".....
2014 нче елның 22 нче февралендә Шланга урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлыкка нәтиҗә ясап Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде.Кичәне башлап мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Миннебаев Альбирт тамашачыларны Кораллы көчләрнең үткәне һәм бүгенге тарихы белән таныштырып тәбрикләү сүзен Шланга авыл җирлеге башлыгы Мухарямов А.А. бирде..Кичәнең икенче өлешендә 8-11 нче класс укучылары көче белән"Ягез әле,егетләр" КВНы үткәрелде.Анда төрле хәрби спорт уеннары, сорауларга җавап бирү,кызыклы күренеш үткәрелде.Егетләр "Танкистлар","Чик сакчылары" командаларына бүленеп көч сынаштылар.Нәтиҗәдә "Танкистлар"командасы җиңү яулады. Авыл башлыгы Мухарямов А.А. командаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырды.Кичә бик күңелле үтте.