Шлангада “Кар десанты-2014”.........

26 февраля 2014 г., среда

Шлангада “Кар десанты-2014”.........

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район үзәгендә кар десантын юлга озатуга багышланган тантаналы митинг үткәрелде.

Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Гимнары яңгырый. Район үзәгендәге оешма, предприятие, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре коллективлары Дан монументындагы мәңгелек ут янына веноклар куйдылар. Яу кырында башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Александр Шадриков, хәрби комиссар Вил Нуруллин һәм ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов митингка килүчеләр алдында чыгыш ясап, “Ватанны саклаучылар” көненең әһәмиятен, Бөек Ватан сугышы елларында, Әфган комлыкларында һәм башка кайнар нокталарда катнашып, хәрби бурычын лаеклы үтәгән райондашларыбызның батырлыкларын тагын бер кат хәтердә яңарттылар. Аннан соң район башлыгы Александр Валерьевич “Батырлык урыны- Әфганстан” темасы буенча республиканың хәрби комиссариаты үткәргән конкурста үзләренең иҗат эшләре белән катнашкан Шланга авылы китапханәчесе Фәридә Сәгъдиевага һәм шушы авылның урта мәктәбендәге җиденче сыйныф укучысы Фагил Нуртдиновка Татарстан хәрби комиссарының Мактау грамоталарын тапшырды. Митинг ахырында кар десанты чаңгычыларына старт бирелде . Шланга авылына Каракитә авылы чангычылары килде.                

                                         .

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International