Ватаным Татарстан газетасы бездә кунакта булды!...
/№ 38, 18.03.2014/
“Закун безгә нипачум”
Өч елдан соң кабат бу авылга килеп чыктык. Чүпрәле районы Шланга авылыннан хат килеп төшкәч, республика чигендә үк урнашкан салага юл тоткан идек. Тәрәзәләре такталар белән кадакланган ярымҗимерек клубларыннан, авылдагы коелары эшләмичә, ел әйләнәсе сусызлыктан интегеп яшәүләреннән зарланып язган иде алар.
![]() |
|
| ”Тәрәзәләре такта белән кадакланган клубтан соң бу мәдәният йорты хан сарае кебек”, – ди Рифкат абый |
“Шланга әбиләре”
“Бу авыл үзгәрде инде, сез кайткандагыча түгел”, – дип каршы алды Шланга халкы. “Ватаным Татарстан”да басылган мәкалә дә эзсез югалмады, үзгәрешкә этәргеч булгандыр, диделәр. Юлыбызны иң әүвәл җимерелеп барган клуб урынына төзелгән яңа мәдәният йортыннан башларга булдык.
Шланга мәдәният йорты директоры Рифкат Мөхәммәтшин без өч ел элек килгән вакытта мәктәп спортзалында эшли иде. Клубны ябып, сигез ел буе мәктәп бусагасын таптаган алар. “Ике ел элек яңа мәдәният йорты төзеп куйгач, үзебезне зиннәтле хан сараена кергән кебек хис иттек”, – ди ул. Түгәрәкләр эшләп тора. “Яшьлек”, “Шатлык” бию ансамбльләре “Йолдызлык” фестивалендә лауреат исемнәренә лаек булган. “Гөлҗамал” фольклор ансамбле дә бар. Ике ел элек кенә “Евровидение”дә катнашкан “Буран әбиләре” үрнәгендә, авыл карчыклары җыелып, “Шланга әбиләре” дип аталган фольклор ансамбле төзегән. 75- 80 яшьлек әбиләр элеккеге йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызып, борынгы җырлар башкара. Күп кенә фестивальләрдә катнашырга өлгергәннәр инде.
Кайбер мәдәният йортларындагы кебек директор сәнгать җитәкчесе, шул ук вакытта идән юучы вазыйфасын да башкармый. Барысы да үз урынында. Хезмәт хакын да авыл җире өчен яхшы, диделәр. Алабуга училищесын тәмамлаган Рифкат абыйның югары белеме булмаса да, 26 еллык эш стажы бар. Мәктәпне тәмамлагач та, мәдәният йортына эшкә кергән. “Бүген 16 мең сум хезмәт хакы алам, зарланмыйм”, – ди ул.
Сусызлык
Тау итәгендә урнашкан Шланга күп еллар сусыз интеккән. Хәер, бу проблема бер авылга гына кагылмый. Бөтен Чүпрәле районының иң авырткан җире, дисәм, әллә ни арттыру булмас. Бу мәсьәләнең чишелеше булырмы, җәйге корылык вакытында авылларга яңадан сусызлык янамасмы икән, дигән сорауны район башлыгы Александр Шадриковка да бирдек. “52 авылны берләштергән зур каланча төзибез. Хәзерге вакытта Чуашия Республикасы белән килешү төзелә. Су юлын күршеләр ягыннан сузарбыз дип торабыз”, – дигән иде ул.
Бу авыллар исемлегендә Шланга да бар. Корылык килгән елны авыл халкы сусызлыктан интеккән. Елгалар, чишмәләр корып, авылда нибары бер коеның гына суы калган.
– Бүген халык суга интегә дип әйтә алмыйм, – ди авылның җирле үзидарә рәисе Альберт Мөхәррәмов. – Соңгы ике елда Шлангада алты кое казыдык. Тәүлек буена 23 тонна су чыга. Бу начар түгел. Хәзер инде авылның һәр йортында диярлек кое казыталар. Сусызлык җәй коры килсә генә борчый инде безне.
Ә тау итәгендә утырган Шланга халкының борчылырлык урыны бар. Кечкенә авыл түгел бит. Альберт Мөхәррәмов әйтүенчә, 270 хуҗалыкта барлыгы 700 дән артык кеше яши. Урта мәктәбе эшләп тора. Бүген биредә 108 укучы укый. Авылны төзекләндерү өчен дәүләттән 5 млн 500 мең сум күләмендә акча каралган булган. Җирле үзидарә башлыгы фикеренчә, шул акчага мәктәп спортзалының түбәсен япканнар, урамнарга утлар керткәннәр, мәктәпне рәткә китергәннәр, Җиңү паркын төзекләндергәннәр.
Соңгы елларда мал-туар асраучылар да бермә-бер арткан. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр күбәйгән. Сөт җыючылар, кибет тотучылар бар икән. Гаилә фермалары белән генә әллә ни мактана алмыйлар. Бер кеше җиң сызганып эшкә керешкән әле. Бинасын төзеп куйган, илле баш сыерга исәпләнгән ферма тиздән эшләп тә китәр дигән өмет бар.
Халык үз көнен үзе күрә
Шланга – үзгә авыл. Биредә “Закун безгә нипачум” дип яшәргә күнеккән кешеләр гомер кичерә. Дәүләттән эш булыр әле, дип кулларын сузып көтеп утырмыйлар. Себергә, Мәскәүгә чыгып китәләр дә акча эшләп кайталар. Берәүгә дә ялынмыйлар, мескенләнмиләр, шул ук вакытта авылдагы нигезләрен дә ташлап чыгып китмиләр. Шлангадан ике-өч чакрым ераклыкта урнашкан Мунчәли халкы: “Эш юк, яшьләр китә”, – дигәч: “Күрше авылда читкә йөреп эшлиләр бит”, – дигәнемә, алар: “Без бит шабашниклар түгел, алай күнекмәгән”, – дип җавап кайтарганнар иде.
Ә Шлангада яшәүче Роберт абый Якупов бөтенләй башкача уйлый. “Патша заманында да, совет власте вакытында да безнең авыл халкы үз көнен үзе күрергә өйрәнгән, читкә чыгып эшләгән, яшәү өчен җан тырмашкан, нинди генә чорларда да көчле булып кала белгән, – ди ул. – Безнең бабайлар шулай акча тапкан, безнең дә канга сеңгән. Бүген авылларны эш белән тәэмин итәбез, дигән матур сүзләр күп яңгыраса да, чынлыкта бу алай түгел. Эш юк, дип авылдан яшьләр чыгып китә икән, салалар тарала. Болай да бит инде дөньяда көненә ун авыл юкка чыга ди!”
Шлангасыннан китми Роберт абый. Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, Россия ислам университетында белем алганнан соң авыл мәктәбендә укытучы булып та эшли әле. Әмма яшьтәшләренең Мәскәү якларында эшләп, яңа өй торгызып, машина алып җибәргәннәрен күргәч, бабайлар каны кайный башлый анда. Гаиләсе җитеш булсын дигән уй белән букчасын җилкәсенә аса да читкә акча эшләргә чыгып китә. Баштан Әлмәт якларында мәктәпләр төзеп йөри, аннары Мәскәү тарафларына юл тота.
– Авылда Көньяк Осетия, хәтта Кытай чигенә үк барып эшләүчеләр күп, – ди Роберт абый. – Мин Мәскәүнең бер фирмасына урнаштым. Ул кая кушса, без шунда барып эшләп йөрибез. Күперләр салабыз, тоннельләр төзибез. Бүген Россияне иңләп-буйлап йөрдем, дип күкрәк киереп әйтә алам.
Дөньясы акчага корылган
![]() |
|
| ”Гаилә җылысына җитми инде”, – ди Роберт Якупов |
Роберт абый соңгы берничә елда Сочига да барып эшләп йөргән. Диңгез ярыннан Кызыл Аланга (Красная Поляна) кадәр зур күпер төзегәннәр. Алар эш башлаганда, бу урын гади генә бер бистә булса, бүген Олимпиада башкаласы булып тора. Биш-алты тоннель төзегәннәр.
Роберт абый бер ай эшли дә өенә кайтып китә. Бер карасаң, ярты гомер юлда үтә икән. Өендәге җылы мендәргә башыңны куеп йоклауга җитми инде. Бигрәк тә гаилә сагындыра. Ике улы кечкенә әле, әтиләренең кайтуларын зарыгып көтеп алалар. “Акца ягы әйбәт шул. Яхшы итеп изба салмак келим”, – диде ул, мишәрчәләтеп.
Тормышта кыенлыклар килеп туса, Фәйзулла бабасын искә төшерә Роберт абый. Нинди генә авыр заманнарда да кул кушырып утырмаган ул: урман кискән, күмер чапкан. Фәйзулла бабасы хәтта колхозлашу вакытында да колхозга керергә атлыгып тормаган. Чынлап торып ышангач кына ныклы адым ясаган.
Хәер, Роберт абый кебек биш вакыт намазын укыган кешенең юлы һәрвакыт ачык була торгандыр ул. “Россия буйлап йөргәндә бу мәсьәләдә каршылыклар килеп тумыймы? Намаз укыган кешене бөтен җирдә дә өнәп бетермиләр бит әле”, – дим Роберт абыйга. “Үз-үзеңне тота белергә, вакытында төпле, акыллы фикереңне әйтә белергә кирәк, – ди ул. – Ул вакытта бернинди дә каршылыклар чыкмый. Барысы да үзеңнән тора”.
– Кабат мәктәпкә кайтырга исәбегез юкмы соң?
– Бүген бөтен дөнья акчага корылган. Әгәр гаиләне туендырырлык хезмәт хакы бирсәләр, авылдан чыгып китеп чит-ят җирдә эшләп тә йөрмәс идек, – ди ул. – Минем зур хыялым – халыкны исламга кайтару, динле итү. Халык белән эшләргә, вәгазьләр сөйләп, мәчетләргә тартырга иде. Бу мәсьәләдә үземне әле өлгереп җитмәдем дип исәплим.
Роберт абыйны бигрәк тә яшьләрнең авылдан китүе борчый. “Хатын-кызлар сериаллар карап, иреккә омтыла, аның яхшы яшисе килә. Шуңа күрә ул ирен күндереп, шәһәр тарафларына алып чыгып китә”, – ди ул.
Шулай да бүген авылны яшәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк, нинди заманча технологияләр эзләп табарга кирәк соң? Әлбәттә, бу – глобаль мәсьәлә. Әмма Шланга егетенең моңа җавабы әзер. “Телевизордан, эш белән тәэмин итәргә кирәк, дип һәрдаим сөйләп торган сүзләр генә җитми шул әле, – ди ул. – Халыкның рухи ягы көчле булырга тиеш. Шулай булганда гына салалар яшәячәк. Колхозга, партиягә ышанып кына ерак китеп булмый”.
* * *
Без Шлангадан кузгалганда авыл мәчетеннән азан тавышы ишетелә иде. Тау башына басып, озак кына авыл өстенә карап тордык. Кар көртләреннән чистартылган авыл урамында тыз-быз машиналар йөри, кемдер каядыр ашыга, кабалана. Авыл кырмыска оясын хәтерләтә. Үз көнен үзе күрергә күнеккән, буйсынырга яратмаган Шланга халкының һәр көне шундый ыгы-зыгы белән уза. Кырмыска кебек эшләмәсәң, дөнья бармый, яшәү туктала, дигән канун аларның канына сеңгән.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 33, 21.02.2014/)