Корбан гаете бәйрәме белән Шлангалылар......

3 октября 2014 г., пятница

Корбан гаете бәйрәме белән Шлангалылар......

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение"Татар…

“Мөхтәрәм Шланга авылы мөселманнары! Кадерле авылдашлар !

Сезне изге бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм.
Бүген бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле өммәтебезгә насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен күндерә.
Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдакадыр».
Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.
Төрле милләт вәкилләре һәм төрле диннәргә табынучылар, ислам, православие һәм республикада башка традицион диннәрнең уртак кыйммәтләренә нигезләнеп, Татарстаныбыз үсешенә үзләреннән кабатланмас өлеш кертә. Без, йөрәкләрдә бер-беребезгә карата дуслык һәм үзара хөрмәт хисләре саклап, югары әхлакка корылган җәмгыять төзергә омтылабыз.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International