Муса Җәлилне искә алу....Китапханәдә....

18 февраля 2015 г., среда


                                                                                                        “ Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

                                                        Җырлап килдем тормыш языма ...”

                                                                                                                 М.Җәлил.

   Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

   Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды.

15 – февраль -  Татар халкының бөек улы, герой шагыйребез Муса Җәлилне искә алу көне.

Шул уңайдан   китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Сагдеева Ф.Х. тормыш юлы белән таныштырды, балалар шагыйрьнең  төрле шигырьләрен укылдылар. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International