Район мәдәният йортында “Киләчәк безнең белән!” программасы кысаларында Чүпрәле яшьләренең җыены булды.

13 марта 2015 г., пятница

Җыенда катнашучы эшләүче яшьләр арасында Шланга авыл җирлеге башлыгы Альберт Мухарямов та бар.

 Алар  барысы да сәхнә түренә менеп, әлеге уңайдан үз фикерләрен белдерделәр. Соңыннан республика үсешенә барлык татарстанлыларны да үзләреннән лаеклы өлеш кертергә чакырып, Мөрәҗәгать белән чыктылар. Әлеге Мөрәҗәгатьтә “Чүпрәле районында элек-электән төрле милләт вәкилләре: татарлар, чувашлар, руслар бердәм булып яшәгән. Бездә яшәүче һәркем шушы өч телдә сөйләшә.  Чүпрәлеләрнең  тормыш девизы-үзара хөрмәт, якташларга ярдәмгә килүгә әзер булу, уртак хезмәт  өчен тырышлык кую. Бергә булганда гына барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкин!” дигән сүзләр язылган.

Әлеге Мөрәҗәгать Контакт челтәрендә Дрожжаное “Мы вместе!!!” төркеменә эленгән. Теләгән һәр татарстанлы аңа теләктәшлек белдерә ала.


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International