Шланга авыл китапханәсе 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне бәйрәмендә катнашты..

28 апреля 2015 г., вторник

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп, Габдулла Тукайның әдәбиятыбызда гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауга зур өлеш керткән язучыларның берсе икәнлеген әйтеп үтте. Ел дәвамында төрле әдәби чараларда актив өлеш керткән укучыларга Мактау Грамоталары тапшырды. Шундый ук, бәяләмәне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлфия Яфизова кулыннан бертөркем Чүпрәле яшьләре алды.

Бәйрәм шагыйрьнең әсәрләрен уку, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкару белән үрелеп барды. Соңыннан татар әдәбиятының гимны булган “Туган тел” җырын барча тамашачы торып басып җырлады.

Киләсе елга Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгын каршы алу өчен бүгеннән әзерлек күрү кирәклеге сөйләшенде. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International