Шланга авыл җирлегендә праймериз узды.

19 мая 2015 г., вторник
2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасына Президент сайлаулары белән бергә муниципаль хакимият органнарына-авыл җирлекләренә депутатлар да сайлаячакбыз. Праймеризда  исә сайлауларда катнашачак кандидатларның исемлеге сайларга хокукы булучылар тарафыннан алдан барлап куела. Әлеге хокукка “Бердәм Россия” партиясе  һәм әлеге партия белән берлектә эшләүче иҗтимагый оешма вәкилләр  лаек. Республикада  мондый сайлаулар 872 авыл һәм 38 шәһәр җирлегендә, шулай ук, Казан, Яр Чаллы кебек калаларда  үтәчәк. Барлыгы республика буенча 7700 депутат сайланачак.

Праймеризлар ике як өчен дә файдалы. Бердән депутатлыкка дәгъва итүчеләр үзләренең программалары белән таныштырса, ягъни  киләчәктә җирлек өчен  нинди эшләр вәгъдә итүләрен бәян итсә, икечедән тавыш бирүчеләр дә аларны ишетә һәм күзгә-күз очраша ала.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International