Иршат абый Закировтан авылыбыз өчен бүләк:)

3 июня 2015 г., среда
Шланга
(Тукайга ияреп)
Шланга авылы бик матур, кешеләре күркәм. 
Тукай бу авылны килеп күрә алган булса, 
мондыйрак шигырь язган булыр иде.

I
Нәкъурман артында бардыр бер авыл – Шланга, 
диләр;
“Табигате, халкы белән күмелгән данга”, диләр. 
Гәрчә анда тумасам да, мин килгәләгән идем; 
Юк, җирне тырмаламадым – минек бәйләгән идем. 
Ул авылның, һич онытмыйм, бер ягы урман иде; 
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? – дисәң, зур әле ул, ә елгасы - кечкенә;
Елга дип тә атамыйлар - бер кечкенә инеш кенә.
Кышын салкын, җәен эссе - анда шундыйрак һава; 
Җил вакытында исә, тик яңгыр ялындырып ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, hичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Дөрес, мин төпләрендә ятканым юк, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр.
Аларны җыярга диеп, төрле яктан киләләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

II

Җәй көнен яздым бераз; язып тормыйм кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның бәйрәмнәрен, җәйге сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр, дип, уйларым...

III

Билгеле, бу шәп авылда җыр, моң һәм көлке дә бар;
Урманында аю, бүре, әлбәттә, төлке дә бар.
Һәм дә бар монда искиткеч, уңган-булган кешеләр;
Ышанмасагыз, килегез – дөбердәтеп яшиләр!

Иршат Закиров
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International