Уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү максатында республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр “Игътибар: балалар!” профилактика чарасы игълан ителде.
Быелның җиде аенда Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 302 юл фаҗигасе теркәлгән. Һәлакәтләрдә ун бала һәлак булган, 308 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Районда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 118 җәяүлегә, ременьнәрен каптырмаган 474 кешегә, җәяүлегә юл бирмәгән 52 шоферга карата административ протокол төзелгән.
-Айлыкны үткәрү дәвамында автоинспекторлар бигрәк тә 12 яшькә кадәрге балаларның махсус утыргыч белән тәэмин ителүенә һәм аларның юл аша чыкканда кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә нык игътибар итәчәкләр,- ди ГИБДД бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.