Шланга урта мәктәбендә, моннан 50 ел элек шушы мәктәпне тәмамлаучы укучыларның очрашу кичәсе узды.

10 июля 2016 г., воскресенье

Их, гомер дигәнең,

Уза да китә икән.

Шул гомернең «почмагында»

Бер мизгел кала икән.

Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе – мәктәп еллары хатирәләре.

 

10 нчы июль көнен күңел ашкынып көтте. Бу көн Шланга урта  мәктәбендә, моннан 50 ел элек шушы мәктәпне тәмамлаучы укучыларның очрашу кичәсе. Мәктәп алды иртәдән үк шау-гөр килеп тора.

 

Ә анда, чәчләренә чал кергән әби-бабайлар җыела тора. Әйе, аларны һич икеләнмичә әби-бабай дип әйтә алабыз. Араларында оныкларының балаларын караучылар да бар.

 

Ә бүген әйтерсең сумкаларын тотып укырга ашыгалар. Башта бер генә уй: хөрмәтле укытучыларны һәм классташларны күрү теләге. Шушы теләк белән кайлардан гына кайтмаганнар. Бөгелмәдән, Чердаклыдан башка яклардан.

 

50 ел. Бер кешегә күп гомер шул. Әле шунда 17–18 яшьне дә өстәсәң, 70кә якын бит. Ул еллар эчендә кеше башыннан ниләр генә кичми. Нинди генә вакыйгалар булмый, кайгысы да, хәсрәте дә дигәндәй, шуңа күрә сөйләшер сүзләр бик күп.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International