Шланга авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек авылдашыбыз Низамов Мөхәммәтканяфи Киям улына бүген 80 яшь тулды.

6 сентября 2016 г., вторник

Шланга авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек авылдашыбыз Низамов Мөхәммәтканяфи Киям улына бүген 80 яшь тулды. Хөрмәтле Мөхәммәтканяфи Киям улы! Сезнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 80 яшь ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда. Аккан сулар кебек еллар үтә, Һич туктатып булмый вакытны. Һәр ел саен туган көннәр уза Якынайтып безгә картлыкны. 80 яшьлек гомер гомермени Яшә әйдә тагын сиксәнне!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International