Шланга филиалында семинар узды.....

17 декабря 2016 г., суббота

Филиал директоры Рәис Шәрәфетдинов авыл хуҗалыгында тәҗрибәле кеше. Аның турында хезмәттәшләреннән дә мактау сүзләре генә ишетәсең. Сүзен җилгә очырмый торган җитәкче һәр эш участогында конкрет нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итү өчен барлык резервлардан оста файдалана белә. Әлеге филиалның товарлыклы- сөтчелек фермасында 120 баш савым сыер асрала. Савымчыларның уртак тырышлыгы белән аларның һәркайсыннан тәүлек саен уртача 15,5 килограмм югары сыйфатлы сөт җитештерелә. Район башлыгы Александр Шадриков тарафыннан максат итеп куелган бурыч- ел дәвамында һәр сыердан 5500 килограмм сөт савуны да әлеге коллектив намус белән тормышка ашыра. “Монда үрнәк алырлык хезмәтчәннәр күп. Барыннан да элек фермадагы хезмәт дисциплинасының нык булуын әйтергә кирәк. Сөт терлекләрен асрау һәм ашату, сыерларны бозаулату, яшь үрчемне карап үстерү технологияләре төгәл үтәлә. Рационда каралган азыклар сыйфатлы һәм маллар алдына җитәрлек күләмдә салына”,- ди агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов. Шунысы да игътибарга лаек, ферма бинасының эче һәм сыерларның чисталыгына карап сокланмаслык түгел. “Атнаның һәр җомгасында санитар көн уздырабыз”,- диләр ферма эшчәннәре. Анысы шулайдыр, әмма мондый чисталык өчен һәр көнне хезмәт куймасаң аңа ирешеп тә булмас иде. “Малларның чисталыгына карап һәр савымчының хезмәт хакына ике мең сум акча өстәп бирәбез, могаен мондый материаль кызыксындыру чарасының да тәэсире юк түгелдер”,- ди Рәис Шәрәфетдинов. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International