Легендар көрәшчегә 75 - яшь!

28 января 2017 г., суббота

Шланга авылында яшәүче Якупов Рөстәм Гали улын 75 яшьлек юбилее белән котларга Чүпрәле районы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Вазыйх улы Мөхәммәтҗанов килде.

Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый.

Бу өлкәдә ниндидер уңышларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сәламәт яшәү дөрес туклану, саф һавада йөрү, алкоголь кулланмау, физик эш белән шөгыльләнү, көн саен күнекмәләр ясау, үзеңне чыныктыру белән генә чикләнми. Бу, иң беренче чиратта, ихтыяр көчең булу, авырлыклар алдында югалып калмау. Шул кагыйдәләр үтәлгән очракта гына спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

- Милли көрәшне бөтен барлыгым белән үз иттем. Сабан туенда да әлеге спорт төрен яратып карый идем, аннары бергә уйнап үскән дусларым көрәш белән кызыксына башлагач, үзеннән-үзе тартылдым. Халкыбызның йөзе, ата-бабаларыбызның борынгыдан сакланып калган йола-уеннарыннан берсе бит ул.
Әйе, милли көрәш – әле шанлы үткәнебез, данлы киләчәгебез дә… Туган ягыңны ярату, милләтең белән горурлану, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясеннән, андагы үзара мөнәсәбәтләрдән киләдер.

Тормыш – көрәш мәйданы ул. Шул көрәш кырында егылып калучылар азмы әллә? Зур уңышларга никадәр авырлык, югалту-табышлар аша ирешелүен әйтеп тору кирәк булмас. Рөстәм абый яхшы белә аның бәясен, чөнки үзе дә җиңү тәмен шактый татый. Аның көрәш мәйданында яулаган нәтиҗәләре дөрестән дә сокландырырлык. 

– Көрәшченең язмышы келәмдә сынала. Бу келәм үз дәверендә җиңү бәхетеннән тамган күз яшьләрен дә, гаҗизләнеп сыкрануларны да күп «күтәрә». Сынау мизгелендә әлеге келәмгә аяк баскан көрәшченең башына нинди уйлар килә икән, нинди тойгылар биләп ала икән аның күңелен? Шул турыда әйтеп узсагыз иде.
– Әле келәмгә басканчы ук, күңелдә ниндидер каушау, дулкынлану барлыкка килә, үз көчеңә ышансаң да, сынатмаммы, булдырып чыгалырмынмы дигән шик-икеләнү җанны биләп ала. Хәтта данлыклы спортчы да ярыш алдыннан дулкынлану кичерә. Ә келәмгә чыккач, бөтен киеренкелек онытыла, бары тик нинди алым кулланып көрәшсәң отышлырак булуы турында гына уйлыйсың.
– Көндәшең белән күзгә-күз очрашкач, нинди хисләр кичерәсез, аны җилкә аша күтәреп атканда ниләр тоясыз?
– Алыш барышында хискә бирелеп, нидер уйлап торырга вакыт юк, анда барысын да минутлар хәл итә. Бераз сүлпәнләнеп, җебеп торсаң, көндәшеңнең өстен чыгуын, җиңелүеңне көт тә тор. Күзгә-күз очрашкач, ике арада очкыннар уйнаганы сизелә, бер-беребезгә сынап карыйбыз. Көндәшең инде шактый танылып өлгергән спортчы булса, аның белән көрәшү икеләтә җаваплы, шул ук вакытта кызык. Җиңелгән очракта, үз эшеңә нәтиҗә ясыйсың, әлеге көрәшче кулланган алымнарны өйрәнәсең, аның аша ниндидер чирканчык аласың. Шулай да, көндәшем нинди генә тәҗрибәле булмасын, мин дә сынатырга өйрәнмәгән. Бар көчемне, осталыгымны туплап, алга ыргылам. Инде көндәшеңне җилкә аша алып бәргәндә йөрәкнең ничек җилкенүен аңлатып бетерү мөмкин түгел, – ди.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International