Шланга авылында яшәүче Рауза һәм Фәүзелҗан Бакировларның бергә яшәүләренә 55 ел

31 января 2017 г., вторник

Шланга авылында яшәүче  кадерле әти – әниебез  Бакиров Фәүзелҗан Айнетдин улы һәм Бакирова Рауза  Габделхак кызының бергә тормыш корып яши башлауларына 31 январьда 55 ел тула.

Чын күңелдән  шушы матур бәйрәмегез белән котлыйбыз! 

Җирдә яшәү – сынау, бит ул диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Шушы туегызга җиттегез.

Ходай биргән олы бүләк бит ул,

Тигезлектә гомер итүләр

Язмыш  салган урау юллардан,

Иңне – иңгә терәп үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту,

Ямьләндерә  яшәү мәгънәсен,

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да,

Бергә кичерелгән һәммәсе.

Сәламәтлек сезне ташламасын,

Көннәрегез үтсен шатлыкта.

Яшәү тәме, дөнья яме, саулык,

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

http://chuprale-online.ru/tt/2012-01-18-05-46-03/item/11537-chlanga-avilinda-yachayche-rayza-ham-fayzelghan-bakirovlarnin-berga-ychaylarena-55-el.html

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International