Хөрмәтле авылдашлар!
Сез , 2016 елның 20 ноябрендәге Шланга авыл җирлегендә узган референдумның карарын үтәү максатыннан 30 мартка кадәр 18 яше тулган сайлаучылар бер кеше исәбеннән 500 сум күләмендә самообложение түләргә тиеш булачаксыз!!!
Программаның асылы шуннан гыйбарәт – авылда башкарыласы эшләр өчен һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыярга, гади итеп әйткәндә, салым түләргә кирәк. Акча районга китә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. 100 мең җыелган булса, дәүләттән 400 мең өстәлеп әйләнеп, авылга кайта.
Быел бу акчаларга Шланга авылында зират коймасын тоту , юлларны рәткә китерү каралган. (Акчаларны Шланга авыл җирлегенә (мәдәният йортына) китерүегезне сорыйбыз!) 11 март 2017 ел.
Зур рәхмәтләр белән Шланга авыл җирлеге.