Мөселман дөньясы 25 июньдә ислам диненең иң күкәм, иң бөек бәйрәме – Ураза гаете бәйрәмен каршылый. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, мәрхәмәтлелек, якыннарыбыз турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Ураза гаете һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, якты өметләр алып килсен.