7 гыйнварда христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Татар керәшеннәре дә Гайсә пәйгамбәр туу көнен зурлап билгели. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның гаиләсе өчен дә 7 гыйнвар көтеп алынган бәйрәм. Бу көнне иң тәмле сыйларны әзерлиләр, бер табын артына җыелалар, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла. Раштуаның йолалары һәм үзенчәлекләре хакында Георгий Ибушевтан сораштык.
– Раштуа – ул Христосның туган көне, – дип сөйләде Георгий Ибушев. – Изге китапта язылганча, аның тууы алдан ук билгеле була, юлаучыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Алар инде күптән коткаручы туачак дип тилмереп көтәләр. Йолдыз күрсәткән юл буенча мәгарәгә тап булалар, изге кыз Мариянең Аллаһ улын тудырганын күрәләр. Бала сарыклар тагарагында ята. Аңа алтын, асылташлар, ладан, кыйммәтле майлар кебек төрле бүләкләр алып киләләр.
Ул вакытта Ирод исемле патша яшәгән. Халыкны коткаручы туачак дигән хәбәр, билгеле, аңа ошамый, борчуга кала. Аны үтерергә дигән фәрман да бирә, ләкин баланы саклап калалар. Шулай да, риваятьләргә караганда, 2 яшькә кадәр 12 меңнән артык сабый үтерелә.
– Раштуа бәйрәменең нинди йолалары бар?
– Раштуага кадәр бер ай дәвамында христианнар ураза тота. Ит, сөт, йомырка ашау тыела, бары тик үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Су, чәйне теләгәнчә эчәргә мөмкин. 6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә. Мунча ягыла, өй җыештырыла, матур, чиста киемнәр киелә.
Кичке сәгать 11 ләрдә төнге бәйрәм келәвен тыңларга чиркәүгә барабыз. Казанда керәшеннәрнең бердәнбер гыйбадәтханәсе – ул Тихвин чиркәве. Башта келәү әйтелә, бәйрәм гыйбадәте үтәлә, аннары чистарыну була. Христосның каны һәм тәне итеп “Кагор” шәрабына манылган икмәк кисәге авыз ителә. Кешеләр бу вакытта үзләренең языкларын әйтә, догалар укыла. Тихвин чиркәвендәге келәү, гадәттә, иртәнге сәгать 4 кә кадәр дәвам итә. Урыс гыйбадәтханәсендә иртәрәк таралышалар.
Раштуа вакытында чиркәүгә бару зарури. Бер елны да калдырганым юк. Узган ел чирләгәч, өй янындагы чиркәүгә кереп, шәм куйдым. Быел саф татарча келәүләр әйтелә торган керәшеннәр гыйбадәтханәсенә барырга ниятлим. Шәм үлгәннәр рухына, үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлеге өчен куела. Чиркәүдә мәрхүмнәр һәм исәннәр өчен аерым шәм урыннары бар. Теге дөньяда үлгән туганнарымның, ыруымның языклары кичерелеп, оҗмахка эләгүләрен телим. Бергәләп тә, аерым да дога укыла. Чиркәүгә бу көнне халык бик күп җыела. Күбебез бер-беребезне беләбез, котлаулар әйтәбез.
Өйдә дә ул көнне шәмнәр куела. Гомумән, йортта аларны ешрак кулланырга кирәк, диләр. Шәм яктысы, аның төтене өйне чистарта, уңай энергия бирә. Бәйрәм көннәрендә, фатирыбызда шәмнәр яндырылмый калмый. Мәскәүдән Христос Спаситель, Иерусалим чиркәвеннән алып кайтылганнары бар. Аларны яндырып, өй буйлап кач кылып йөреп чыгам. Бу йорттан шайтаннарны кудыра, өй чистарына, тынычлык иңә. Шәм яндырганда теләкләр әйтәм, исәнлек-саулык, иминлек сорыйм.
– Сезнең өйдә Раштуа ничегрәк бәйрәм ителә?
– Гадәттә, бу көнне кунаклар килә. Мул табын корыла. Олы бәйрәмдә кулич пешерелергә, йомырка буялырга тиеш булса, Раштуаның аерым табын ризыклары юк. Шулай да, хуҗабикәләр иң тәмле сыйларны әзерләргә тырыша.
Үзем дә аш бүлмәсендә кайнашырга яратам. Гадәттә, шулпалы бәлеш пешерәм. Барысын үзем хәстәрлим, аның әзерләү процессын яратам. Бәлешкә сыер һәм каз ите салам. Гаилә белән кечкенә пилмәннәр бөгәбез. Балалар мин пешергән камыр ризыкларын бик ярата, шуңа күрә кичкә өчпочмаклар табынга менеп утыра. Өйдә чын-чынлап муллык булсын дип тырышабыз. Алдан ук җиләк-җимеш сатып алам. Әфлисун, груша яратабыз. Хәмер әллә ни эчелми, чөнки бу дини бәйрәм. Шампан шәрабы өстәлне бизәп кенә утыра. Безнең гаиләдә Раштуа көтеп алынган бәйрәм, бер-беребезгә бүләкләр әзерлибез.
Бу кечкенә чакта да шулай иде. Шөкер, без үскәндә ачлык булмады, шулай да сугыштан соңгы еллар җиңел түгел иде. Моңа карамастан, әниләр Раштуага җитди әзерләнде. Булмаганны бар итеп табын корырга тырыштылар, тәмле ризыклар белән сыйлаганнары истә калган.
Аннары Раштуадан соң Нардуган башлана. Бу дини бәйрәм түгел, ул керәшеннәрдә мәҗүсилек чорыннан ук сакланып калган. Аңа чиркәү атакайлары да каршы чыгып карады, партия дә тыйды, ләкин халыкны Нардуганнан биздерә алмадылар. Без үскән вакытта 30 ар кеше, төрлечә киенеп, йорт саен “Иске еллар узып китте, яңалары җитте! Иртәгә Нардуган!” дип йөри иде. Өйгә кергәндә җыр-бию башлана, хуҗалар күчтәнәч, бүләк бирәләр. Нардуган вакытында кызлар егетләр белән таныша, уеннар оештырыла. Нардуган бер атна дәвамында бара иде.